Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Россиянең Идел буе федераль округына керә. Республика башкаласы – Казан шәһәре.

Татарстан Республикасы суверенитеты, Рәсәй Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Рәсәй Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Рәсәй Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.

Телләр
Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелгән.
Дин
Татарстан территориясендә 1000нән артык дини берләшмә теркәлгән. Татарстанның ике төп дине – Ислам һәм Христианлык.
Ислам инде Идел буе Болгарстанында 922нче елда кабул ителгән иде. Татарларның 90%-ты Ислам динендә